«Гаилә хәзинәләре утравы» гаилә бәйрәме (0+)

Гаилә – ул бала тәрбия ала, гаилә гореф-гадәтләре белән таныша һәм тормыш тәҗрибәсе ала торган урын. 
15 май, Халыкара гаилә көнендә, шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре нәни укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен «Гаилә хәзинәләре утравы» дигән гаилә бәйрәме уздырды.
Чара барышында гаиләдәге гореф-гадәтләр турында әңгәмә алып барылды. Гаилә гореф-гадәтләре – ул гаиләдә кабул ителгән нормалар, үз-үзеңне тоту рәвеше, буыннан-буынга күчеп килүче йолалар һәм карашлар. Ата-аналар үз гаилә гореф-гадәтләре турында бик мавыгып сөйләде. 
Шуннан соң барысы да төрле уен һәм бәйгеләрдә катнашты, табышмаклар чиште. Гаилә турында мәкальләрне искә төшерде. Беренче тукталышта «Халык зирәклеге култыгына» килеп эләктеләр, анда гаилә белән бәйле мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. 

рпрпрр
в пещере созидания
дружная семейка
ищем сокровища
мамины помощники
самый быстрый

Икенчесендә «Гаилә кыймәәтләре тарлавыгы»на килеп чыктылар. 
«Кыюлар һәм батырпар сукмагы» дигән өченче тукталышта «Әнисе ярдәмчесе», «Иң төз атучы», «Тату гаилә» кебек уеннар уйнадылар.
Бергәләп иҗат итү өчен «Иҗат мәгарәсе» станциясе соңгы тукталыш булды.
Һәр катнашучы күтәренке кәеф, уңай хис-кичерешләр,, үз якыннарына мәхәббәт, шатлык һәм кайгырту хисләре бүләк итү теләге алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: