«Ясминә белән укыйбыз һәм уйныйбыз» гаилә ялы көннәре (0+)
13
Май 2024
Дүшәмбе
12 май көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Ясминә һәм аның абыйсы өчен шигырьләр» китабы мотивлары буенча «Ясминә белән укыйбыз һәм уйныйбыз» дигән гаилә ялы көннәре үткәрде. Китапханәче нәни китап сөючеләргә һәм аларның әти-әниләренә кызык, яхшылыкка өндәүче шигырьләр укыды. Балалар табышмаклар чиште. Экрандагы матур иллюстрацияләр биремнәрне җиңеп чыгарга ярдәм итте, ә «дөрес җавап = конфет» бонус программасы балаларга активлык өстәде. Күңелле чара катнашучы гаилә әгъзаларын үзара тагын да якынайтты һәм барысына да яхшы кәеф бүләк итте. |