«Без Җиңүнең оныкчыклары» хәтер сәгате (6+)

8 май көнне 24 нче санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен  «Без Җиңүнең оныкчыклары» дигән хәтер сәгате уздырды. Чарада балаларга Бөек Ватан сугышында кешеләр белән беррәттән тыныч күк йөзе өчен көрәшкән герой хайваннар турында сөйләделәр. 

заставка рарпавав
24ф. выставка
24ф.
24ф. (3)
24ф. (2)

Шулай ук балалар үз яшьтәшләренең өлкәннәргә фронтта һәм тылда ярдәм итүе турында белде. 
Сугыш чоры вакыйгалары истәлеген һәм шул сынауны узганнар турында хатирәләрне саклау өчен китап күргәзмәсе әзерләнде, ул балаларга шул еллар, кылган батырлыклар һәм сугыш корбаннары турында күбрәк мәгълүмат алырга мөмкинлек бирде. Чара азагындагы бер минутлык тынлык җиңүгә үзеннән өлеш керткән һәркемгә хөрмәт белдерү символы булды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: