«Балаларга сугыш турында укыйбыз» акциясе (6+)
7 май көнне 23 нче санлы китапханә «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XV Халыкара акциясенә кушылды, һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен кычкырып укулар уздырды. Балалар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, анда Бөек Ватан сугышы вакытында, укылып бетмәгән китапларын һәм мәктәп дәреслекләрен читкә куеп торып, балаларның кулларына корал һәм гранаталар алуы, полк уллары һәм партизан разведчикларына әйләнүләре турында белделәр. Кычкырып укулар өчен балаларга Анна Печерскаяның «Дети-герои Великой Отечественной войны» китабыннан бүлекләр тәкъдим ителде, анда Ватанны саклап көрәш юлына баскан малайлар һәм кызларның батырлыклары турында хикәяләр кергән. Леня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Валя Котик һ.б. турында хикәяләр укылды. Әлеге зур булмаган әсәрләрне балалар кызыксынып тыңлады, үзләрен төп геройлар урынына куеп карарга тырышып фикер алышты.
|