«Бөек Җиңү салюты астында» интерактив уен (12+)

9 Май безнең илдә күптәннән гомумхалык бәйрәменә әйләнде, елдан-ел 1945тән ерагая баруга карамастан, ул зурлап бәйрәм ителә. 13 нче санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары өчен 7 май көнне Бөек Ватан сугышы, фидакарьлек, батырлык һәм илебезне азат итүче сугышчылар даны турында белемнәрне арттыруга юнәлдерелгән чара узды. Уен тарих эшлеклеләре, вакыйгалар, герой шәһәрләр, сугышчан операцияләр, герой пионерлар дип аталган һәм 1941-1945 елгы сугышка багышланган биш бүлектән торды. Катнашучылар сорауларга һәм фото-сорауларга җавап бирде. Балалар Бөек Ватан сугышы тарихы турында белемнәрен, үзләренең зирәклекләрен күрсәтте. 

Музыкаль тәнәфестә балалар сугыш чоры җырлары рухына кереп чума алды. Чара «Җиңү көне» җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

лдтьлтлт
13 ф. 07.05.24 фото 1
13 ф. 07.05.24 фото 2

Үсеп килүче буын үз иленең тарихын яхшы белсен өчен, патриотик чаралар бик мөһим.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: