«Бөек Җиңүнең яшь геройлары» батырлык сәгате (6+)
Җиңү көне якынлашканда 7 май көнне 15 нче санлы китапханә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Бөек Җиңүнең яшь геройлары» дигән батырлык сәгате уздырды. Китапханәче балаларга кырыс Бөек Ватан сугышы елларында яшьтәшләре – үзләре сыман ук кызлар һәм малайларның Туган ил өчен героик батырлыклар кылуы турында сөйләде. Чараны Советлар Союзының иң яшь геройлары Леня Голиков, Галина Комлева, Надя Богданова, Марат Казей, Зина Портнова һәм Валя Котиклар язмышлары турында хикәяләрне кычкырып укулар дәвам итте. Аларның батырлыклары бөтен ил буенча танылды, аларның үрнәгендә берничә буын үсте һәм без яшь сугышчыларның батырлыгы турында истәлекне сакларга тиешбез. |