3 май көнне 6 нчы санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан герой чаллылыларга багышланган батырлык сәгате узды. Алар арасында – Кайманов Н.Ф., Мәннанов И.М., Соболев Н.Л. һ.б. Балалар батырлар аллеясы, скульптур композицияләр, сугыш геройлары урамнары белән танышты. Укучылар игътибарына «Якташларыбыз – Советлар Союзы геройлары» дигән видеопрезентация һәм «Җир йөзендә тынычлык булсын өчен…» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара дәвамында сугыш чоры шигырьләре һәм җырлары яңгырады.
|