«Илнең төп шәһәре – Мәскәү» кызыклы хәбәрләр сәгате (12+)
25
Апрель 2024
Пәнҗешәмбе
24 апрель көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен, «Россия шәһәрләре: серләр, маршрутлар, тарих» программасы кысаларында, «Илнең төп шәһәре – Мәскәү» дигән кызыклы хәбәрләр сәгате узды. Яшь китап сөючеләр сәяхәт итте һәм башкалабыз белән бәйле үткән һәм хәзерге заман вакыйгаларын өйрәнә алды. Балалар виртуаль экскурсия кылды һәм Мәскәүнең күренекле, истәлекле урыннарын, борынгы һәм архитектура һәйкәлләрен күрде. Алып баручы шәһәр тарихы белән бәйле танылган шәхесләр Юрий Долгорукий, Михаил Кутузов, Михаил Ломоносовлар турында сөйләде. Төнге Мәскәү видеокадрлары укучыларда аеруча зур тәэсирләр калдырды. |