«Тукай – шигърият чишмәсе» әдәби-музыкаль композиция (0+)
24
Апрель 2024
Чәршәмбе
24 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Тукай – шигърият чишмәсе» әдәби-музыкаль композициясе узды. Бәйрәмгә язучылар һәм шагыйрьләр, урта мәктәп укучылары һәм китапханә укучылары – теләге булган бар шәһәрдәшләр чакырылды. Балалар өчен күптөрле, кызыклы биремнәр, уеннар, табышмаклар әзерләнде. Чарада катнашучылар шагыйрьнең «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык әкияте», «Кызыклы шәкерт» һ.б. танылган әсәрләрен искә төшерде. «Туган тел, шагыйрьләр теле» төбәк бәйгесе җиңүчеләре бәйрәмнең бизәге булды. Кызлар һәм малайлар туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт җырлап бөек шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Бәйгедә катнашучылар җиңүчеләр дипломнары белән бүләкләнде. Фотолар ВКонтакте |