«Укыдык, укыйбыз һәм укыячакбыз!» әдәби нон-стоп (0+)
24
Апрель 2024
Чәршәмбе
23 апрель көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә, «Гаилә белән китапханәгә!» Чаллы шәһәре китапханәләрендә гаилә белән уку көне кысаларында, «Укыдык, укыйбыз һәм укыячакбыз!» дигән әдәби нон-стоп узды. Уку бар буын кешеләрен берләштерә һәм яхшы гаилә традициясенә әйләнә. Өлкәннәр үзләренең балалары һәм оныкларына балачакта үзләре дә яратып укыган Николай Носов, Михаил Зощенко, Астрид Линдгрен әсәрләреннән өзекләрне бик теләп укыды һәм хәтта шул китаплар белән бәйле кызыклы хәлләрне сөйләде. |