Балалар шагыйрәсе Елена Степанова белән иҗади очрашу (6+)
24
Апрель 2024
Чәршәмбе
23 апрельдә, «Гаилә белән китапханәгә!» Гаилә белән уку көнендә, 6 нчы санлы китапханәдә балалар шагыйрәсе, Россия язучылар берлеге әгъзасы Елена Степанова белән иҗади очрашу узды. Очрашуда ата-аналар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүче нәни укучылар шагыйрәнең иҗаты, аның киләчәккә планнары белән танышты. Китапханәченең авторның китапханә фондында булган китапларына күзәтү ясавын тыңладылар. Балаларның шагыйрә язган шигырьләрне укуы чараны тагын да бизәде. Очрашуда Елена Степанованың китаплары белән бергә аның автографын да алу мөмкин булды. |