«Гаилә белән китапханәгә!» акциясе (6+)
24
Апрель 2024
Чәршәмбе
23 апрель көнне 23 нче санлы китапханәдә Гаилә белән уку көне кысаларында «Гаилә белән китапханәгә!» акциясе узды. Китапханәнең яшь укучылары өчен «Әни укыган, мин укыйм» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда аларның әти-әниләре укыган китаплар урнаштырылды. Ата-аналар һәм балалар бергәләп әсәрләрнең эчтәлеге буенча фикер алышты, әдәби викторина сорауларына җавап бирде; «Әкиятләрне җанландырабыз» сәхнәләштерү бәйгесендә катнашты, анда өлкәннәр әсәрләрнең исемен атады. Һәм, әлбәттә, китап күргәзмәсе янында гаилә белән фотога төшү оештырылды. |