«Белмәмеш дусларын чакыра» уен программасы (6+)
23 апрель көнне «Гаилә белән китапханәгә!» гаилә белән уку көнен бәйрәм итү кысаларында китапханә хезмәткәрләре кече мәктәп яшендәге укучылар өчен, балалары белән ата-аналар өчен чаралар уздырды. «Гаилә белән китапханәгә» экскурсиясе барышында балалар китаплар һәм укуның файдасы турында әңгәмәне тыңлады, нәни китаплар, музыкаль китаплар, комикслар һ.б төрле-төрле китаплар булуы турында белде. «Белмәмеш дусларын чакыра» уен программасына әдәби бәйгеләр, уеннар, викториналар, ребуслар, яраткан балалар язучылары һәм аларның китаплары турында табышмаклар керде. Укучылар бик теләп «Кем тизрәк», «Әкиятне һәм әкият героен ата» танып белү уеннары уйнады, алдакчы-табышмакларны чиште, «Китап героен исеңә төшер», «Табышмакларда әкиятләр», «Бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?» викториналары сорауларына җавап бирде. |