«Туган телем – Тукай теле» әдәби бәйрәме (0+)
17 апрель көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Букчадагы китаплар: балалар өчен иң яхшы уку» дигән әдәби проектны тормышка ашыру кысаларында, яшь китап сөючеләр өчен «Туган телем – Тукай теле» дигән әдәби бәйрәм уздырды. Балалар Габдулла Тукай дөньясына гаҗәеп сәяхәткә юл тотты, анда бөек татар шагыйренең тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Авторның «Су анасы» һәм «Шүрәле» әсәрләрен кычкырып уку балаларны туган табигатьнең матурлыгына игътибарлы булырга, үз гамәлләре өчен җаваплылык тоя белергә, тапкырлыкка һәм зирәклеккә өйрәтүче серле фантастик әкиятләр дөньясына алып кереп китте. Әдәби бәйрәм «Бәхетле бала», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Бала белән Күбәләк», «Акбай» кебек шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Чара барышында укучылар Г. Тукайның «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыре мотивлары буенча «Татармультфильм» студиясендә төшерелгән мультфильмны карады. |