«Галәм серләренә таба» виртуаль сәяхәт (6+)
Космонавтика көне – ул Россия өчен аерым бер әһәмияткә ия бәйрәм, ул кешелекнең техник казанышларын гына түгел, ә безнең иң кыю хыял-омтылышларны да символлаштыра. 9 апрельдән 12 апрельгә кадәр беренче сыйныфлылар 16 нчы санлы китапханә хезмәткәре белән бергә «Галәм серләренә таба» виртуаль сәяхәт кылды. Балалар космик сәяхәтчеләр буларак үз көчләрен сынап карады һәм колач җитмәслек Галәм киңлекләренә юл тотты. Иң беренче итеп алар космосның чиксез һәм искиткеч матур булуын ачыклады. Галәм үз эчендә йолдызлар һәм планеталарны гына түгел, ә куркыныч кара тишекләр, метеоритлар һәм кометаларны да яшереп тора. Кояш системасы белән танышу безгә иң якын урнашкан йолдыз Кояш, Җирнең иярчене Ай һәм кояш системасы планеталары турында яңа фактларны өйрәнүне үз эченә алды. Сәяхәт вакытында укучылар «Космик физминут»та актив катнашты, йолдызлыклар һәм йолдызлар турында әкиятләрне бик теләп тыңлады. «Космонавтлар» берсен-берсе уздырып космос турында белгәннәрен сөйләде. Импровизацияләнгән космоска очыш балалар өчен бик күп кызыклы мәгълүматка бай мавыктыргыч сәяхәткә әйләнде. |