«Йолдыз һәм җир орбиталарында» танып белү программасы (6+)
12
Апрель 2024
Җомга
14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Космонавтика көненә багышланган чара уздырды. Балалар кешелек тарихында космик эраны ачкан Җирнең дөньяда беренче ясалма иярчененең ничек итеп җир тирәли орбитага чыгарылуы турында белде. Юрий Гагарин биографиясе аша яшь китап сөючеләр космонавтика тарихы белән тулырак таныша алды. Китапханәче балаларга космик ракеталарның баш конструкторы – академик С. П. Королев турында сөйләде. Планетаның беренче космонавты Ю. Гагарин белән космик корабльнең старт алуы турында видеоязма күрсәтелде. «Трава у дома», «Знаете, каким он парнем был» җырлары яңгырады. Чара азагында «Гагарин исемле эра» күргәзмәсе буенча китапларга күзәтү ясалды. |