«Төрле төстәге планеталарга сәяхәт» күңел ачу программасы (0+)
12 апрель көнне 10 нчы санлы китапханә балалар бакчасында Космонавтика көненә багышланган чарада катнашты. Чараның икенче өлешендә яшь китап сөючеләр серле һәм мавыктыргыч космик сәяхәткә юл тотты. Очыш вакытында алар «космик» табышмаклар чиште, «Оча торган менә дигән аппарат» дигән әкият викторинасында тылсымлы әйберләрдә очучы әкият геройларын искә төшерде. Балалар «Оча – очмый» бәйгесендә һәм «Йолдызларга таба алга» галәм эстафетасында актив катнашты, «Сатурн боҗраларын» тотты һәм хәтта… «Ай буенча сәяхәт» кылды! |