«Тынычлык күгәрчене» мастер-классы (6+)

12 апрель көнне, «Алдынгы укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, 8 нче санлы китапханә хезмәткәрләре укучылар өчен Бөек Җиңү символларының берсе буларак «Тынычлык күгәрчене» мастер-классы уздырды.
Чара барышында балалар күгәрченнең дөньяда иң танылган симолларның берсе булуы турында белде. Сугыш вакытында күгәрченнәр элемтәче сыйфатында хезмәт итә һәм камалышта калган кирмән гарнизоны өчен күгәрчен еш кына ярдәм сорап хәбәр итү өчен бердәнбер чара булып кала. 

голубь
(1)1712911882844 (1)
(2)IMG_8348
(3)IMG_8365
(4)IMG_8373
(5)IMG_8380

Яшь китап сөючеләр үз куллары белән төсле кәгазьдән матур открыткалар әзерләде, алар Җиңү көненә сугыш ветераннарына яхшы бүләк булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: