«Күңелле космодром» уен программасы (0+)

12 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсендә массакүләм балалар белән эш бүлегенең яшь китап сөюче дуслары китапханәче белән берлектә йолдызларга һәм планеталарга юл тотты. 
Катнашучылар космонавтиканың үсеш тарихы, беренче дүрт аяклы «космонавтлар» белән танышты. Планеталар исемнәрен искә төшерделәр, беренче космонавт Юрий Гагарин турында мәгълүмат алдылар, шулай ук космоска беренче очышның барлыгы 108 минут дәвам итүе, әмма иң авыры һәм куркынычы булуы турында белделәр. 
Яшь галәм өйрәнүчеләргә җитезлеккә һәм тапкырлыкка берничә космик сынауны узарга туры килде. 
Җиребезнең моделе – глобус белән таныштылар. Магнитлы тактада барлык кәгазь космонавтларны җыйдылар. 

Игровая программа.docx 1
вот немного подрасту и тоже туда полечу
космическая картина-апликация
космонавтики готовы
наша круглая планета
посмотри, они все круглые
ребята, она вертится
соберем все звезды сами

«Космик» сынаулардан соң, экипаж Кояш системасы планеталары буйлап сәяхәткә кузгалды. 
«Оча – очмый» уенында җитезлекләрен, ишетү һәм күрү сәләтләрен күрсәттеләр.
Сәяхәт азагында иҗади бирем үтәделәр: космик картина – «Космоска юл» аппликациясендә һәрберсе үзен космосны яулаучы ролендә күзаллап карады. 
Әлеге чарага әзерләнгән «Галәмгә юл» дигән китап күргәзмәсе катнашучыларны һәм кунакларны космосны яулау тарихы, Кояш системасы планеталары, танылган астрономнар һәм йолдызлы күкнең серләре белән таныштырды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: