«Космос ерак һәм якын» викторинасы (18+)

1961 елның 12 апрелендә дөньяда беренче тапкыр «Восток» космик кораблендә планетаның беренче космонавты Юрий Алексеевич Гагарин беренче очыш ясый. Әлеге вакыйганы безнең ил һәм бөтен дөнья билгеләп үтә. Бу күркәм көнне 1 нче санлы китапханә «Космос ерак һәм якын» дигән викторина уздырды. Чара башында катнашучылар презентация ярдәмендә кешенең космоска беренче очышы турында мәгълүмат алды, Ю.А. Гагаринның тормышыннан күп кенә кызыклы фактларны белде. Космонавтлардан кем беренче булып ачык космоска чыга, Җирнең беренче ясалма иярчене кайчан орбитага чыгарыла, беренче хатын-кыз космонавтның исеме кем, орбитада вакытта космонавтлар нинди хисләр кичерә, беренче пилотлы космик корабль ничек атала? Әлеге һәм башка бик күп сорауларга җавапларны чарада катнашучылар викторина барышында тапты. 

Поделиться: