«Гагарин һәм апрель мәңгегә бергә» танып белү программасы (12+)

12 апрельдә Үзәк балалар модель китапханәсендә Космонавтика көне һәм бөек космонавт Юрий Гагаринга багышланган «Гагарин һәм апрель мәңгегә бергә» дигән танып белү программасы узды. 
Балалар космостагы беренче кеше Юрий Гагаринның тормыш юлы һәм казанышлары, очышка әзерлек һәм «Восток» кораблендә булган очышның үзе турында, бу вакыйгага карата дөнья җәмәгатьчелегенең фикере турында белде. Бөек космонавтның космонавтика тарихына керткән зур өлеше һәм дөнья буенча бик күп кешеләр өчен батырлык һәм ныклык символына әйләнүе турында документаль фильм каралды. 

еноргеноопроаовпо
аIMG-20240412-WA0005
аIMG20240412093059
аIMG20240412093201
Общее фото

Чара балаларны алга таба космос һәм аның серләрен өйрәнүгә илһамландырды, һәм шулай ук Юрий Алексеевич Гагарин үзендә гәүдәләндереп күрсәткән батырлык, ныклык һәм яңа горизонтларга омтылуның әһәмиятен ассызыклады. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: