«Балкыды Фонвизин, азатлык дусты!» әдәби портреты (16+)
9
Апрель 2024
Сишәмбе
9 апрель көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре студентлар өчен язучы-драматург Д.И.Фонвизинга багышланган «Балкыды Фонвизин, азатлык дусты!» дигән әдәби портрет уздырды. Чара барышында укучылар рус классигының тормыш юлындагы төп вакыйгалар һәм иҗаты белән танышты. Яшүсмерләр мәктәп программасы буенча таныш булган «Недоросль» комедиясенең эчтәлегенә тирәнрәк төшенде. Спектакльдән өзекләрне карап, алар геройларның характерын тулысынча ача алды. Күп кенә мәкаль һәм әйтемнәрнең рус теленә әлеге әсәрдән килеп керүе гаҗәпкә калдырды. Алга таба әдәби бәйгеләр һәм викториналар тәкъдим ителде, алар балаларга әдәбияттагы белемнәрен күрсәтергә ярдәм итте.
|