«Ышаныч марафоны.2024» онлайн-акциясе

2024 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фонды, Чиләбе өлкәсе социаль мөнәсәбәтләр Министрлыгы белән берлектә, Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә (17 май) багышланган «Ышаныч марафоны.2024» Бөтенроссия онлайн-акциясе уздыра. 

Әлеге акциянең төп максаты – балалар һәм ата-аналарны 8 800 200 122 балалар ышаныч телефоны буенча ашыгыч психологик ярдәм алу мөмкинлеге турында тулырак мәгълүматлы итү.

Онлайн-акциядә катнашырга чакырабыз.

8-19 апрель – Челлендж. Онлайн-акциядә катнашучылар «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Мин балалар ышаныч телефоны номерын беләм, ә син?…» җөмләсен һәм #Марафондоверия2024 #Набережные Челны хештеглары кертелгән кыска вакытлы видеороликларны урнаштыра. 

20-30 апрель – «Шалтырату җиңел» фотобәйгесе. Онлайн-акциядә катнашучылар «ВКонтакте» социаль челтәрендә 8 800 2000 122 балалар ышаныч телефон номеры фонында фото урнаштыра.

Онлайн-акция җиңүчеләре 2024 елның 17 маена кадәр оештыручылар тарафыннан билгеләнәчәк.

Тулырак сайтта: https://fond-detyam.ru/

 

Поделиться: