«Афишалар һәм вакыйгалар: китапханә дизайн-бәйгесе» «ҮКС» МБУ китапханәчеләре өчен иң яхшы афиша ясау бәйгесе нәтиҗәләре (18+)
Хөрмәтле хезмәттәшләр! «Афишалар һәм вакыйгалар: китапханә дизайн-бәйгесе» китапханәчеләр өчен иң яхшы афиша бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Бәйге Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында узган һәм Китапханәләр көненә багышланган Ачык ишекләр көненә ясалган афишалар арасында үткәрелде. Бәйге нәтиҗәләре: I урын – Янмурзина Акйолдыз Ядкарь кызы (Әдәбият тарихы музее) II урын – Асанова Наилә Сәмидҗан кызы (8 нче санлы китапханә) III урын – Сираҗетдинова Ландыш Рәфвак кызы (17 нче санлы китапханә) Катнашучылар сертификатларын сылтама буенча алырга мөмкин. Барлык җиңүчеләрне котлыйбыз!
|