«Яңа әдәбият» яңа китап көне (18+)

Китапханәгә яңа китаплар кайту – китапханәчеләр өчен дә, укучылар өчен дә һәрвакыт әһәмиятле һәм кызыклы вакыйга ул. 2 апрель көнне 1 нче санлы китапханәгә килүчеләр үзләре өчен яңа булган, әлегә кадәр укылмаган әсәрләрне ачу мөмкинлегенә ия булды. Бу көнне укучылар өчен китапханәгә кайткан яңа әдәбият белән көтеп алынган очрашу узды. Яңа китап белән очрашу – һәрчак кызыклы һәм файдалы. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар китапханәнең күп кенә укучыларын куандырды. Иң төрледән-төрле яңа китаплар – җитди дә, җиңелчә дә уку өчен. Һәр укучы үзе өчен яңа һәм кызыклы китаплар тапты. Китапханәчеләр яңа китаплар буенча күзәтү үткәрде. Бу әсәрләр бик күп шатлыклы минутлар, кеше тормышында кирәкле файдалы белемнәр һәм яхшы кәеф бүләк итте!

Поделиться: