«Серле битләр тылсымы» уен-викторина (6+)

Ел саен 2 апрельдә, Даниянең бөек әкиятчесе Г. Х. Андерсенның туган көнендә, бөтен дөнья Халыкара балалар китабы көнен билгеләп үтә. Бар балалар да әкиятләрне ярата: тылсым һәм маҗаралар мавыктыра, үзенә җәлеп итә һәм яхшылыкка, гаделлеккә өйрәтә, чөнки әкиятләр иле — ул иң гаҗәеп һәм искиткеч ил. 13 нче санлы китапханәдә әлеге бәйрәмне мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән үткәрергә булдылар. Яшь кунаклар бу бәйрәмне бөтен дөнья буйлап менә инде 57 ел бәйрәм итүләре турында белде. 

аеавкв545
13 ф. 02.04.24 Андерсен 1
13 ф. 02.04.24 Андерсен 2
13 ф. 02.04.24 Андерсен 3
13 ф. 02.04.24 Андерсен 4

Китапханәче балаларны Андерсенның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Яшь китап сөючеләр зур кызыксыну белән сорауларга җавап бирде һәм «Русалочка», «Огниво», «Гадкий утенок», «Снежная королева» кебек кызыклы әкиятләрне искә төшерде. Уен-викторина яраткан китап битләрен ачарга, укылган әкият геройларын искә төшерергә мөмкинлек бирде. Чара «Гадкий утенок» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: