«Без Китаплар йортына барабыз!» экскурсиясе (0+)

29 мартта 23 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Без Китаплар йортына барабыз!» экскурсиясе узды.
Китапханәчеләр балаларга китапханә турында сөйләде, эш сәгатьләре белән таныштырды, китапханәгә ничек язылырга икәнен аңлатты һәм китапханәдәге китапларны дөрес куллану кагыйдәләрен искә төшерде. Яшь китап сөюче дусларыбыз «формуляр», «Китапларны кире кайтару вакыты», «ачык фонд», «китап саклау», «буккроссинг» төшенчәләре турында белде.

вапрпрывпопоы
23ф. Экскурсия «Мы идем в Книжкин дом!» (5)
23ф. Экскурсия «Мы идем в Книжкин дом!» (6)
23ф. Экскурсия «Мы идем в Книжкин дом!»

Китапханә бүлекләре буйлап экскурсиядә балаларны фиксиклар озата барды. Алар ни өчен китапханәдә берничә бүлек булуы, укучыларның үзләрен кызыксындырган әдәбиятны ничек таба алуы һ.б. турында аңлатты. 
Һәр бүлектә викториналар, бәйгеләр һәм уеннар үткәрелде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: