«Китап уку модада!» интеллектуаль-әдәби уен (12+)

29 март көнне, Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, 3 нче санлы китапханәдә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Китап уку модада!» дигән интеллектуаль-әдәби уен уздырылды.
Мондый уеннар уйнау күңелле – чөнки ул ярыш, ә ярыш һәрвакыт азарт, көтеп алынган җиңү, зур шатлык һәм башка уңай хис-кичерешләр китерә. Ике командага бүленеп һәм капитаннар сайлап, командалар уенчылары «Блиц-сораштыру», «Әсәрне аның башыннан таны», «Әсәр исемлекләрен төзергә һәм авторын атарга», «Китапханә», «Син беләсеңме?», «Геройлары буенча әсәрне ачыкларга һәм аның авторын атарга», «Язучыны таны» дигән 7 этапны узды. Мавыктыргыч әдәбият дөньясына килеп эләгеп, балалар үзләре өчен яңа, моңа кадәр укылмаган әсәрләрне ачты, һәм элек укыганнарын искә төшерде, шулай ук бәйгеләрдә тапкырлыкларын күрсәтте.  

ртыпвтотпат
1711697164694
1711698263486
1711697286787

Чара җылы һәм дустанә рухта узды. Катнашучылар үзләренең белем байлыгын гына күрсәтеп калмады, ә бик күп кызыклы мәгълүматлар һәм уңай тәэсирләр алды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: