«Барсыннан да акыллырак» интеллектуаль уены (12+)

26 март көнне Үзәк балалар модель китапханәсенә югары сыйныф укучылары  «Барсыннан да акыллырак» интеллектуаль уенына килде. 
Аларны төрле темаларга – география, тарих, фән, спорт, кино, музыка һ.б. караган сораулар көтте. Катнашучылар, җиңел һәм гомумтанылган сораулар белән бергә катлаулы, тирән белемнәр таләп итүче сорауларга җавап биреп, викторинаны үтеп чыкты. Алар үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын һәм логикаларын күрсәтте. 

и чи ячмятитт
IMG20240321135239
IMG20240321140925
IMG20240321135244
IMG20240321140833
IMG-20240315-WA0025

Теләге булганнар «Тылсымлы стена»да баскетбол һәм футбол уйный алды, шулай ук  аларны андагы башка уеннар да кызыксындырды. 
Очрашу азагында балалар өчен китапханәнең яңартылган заллары буйлап таныштыру экскурсиясе үткәрелде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: