«Китаплар яңгыры» китапханә пазлы (6+)
26
Март 2024
Сишәмбе
26 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе, «Biblio – каникуллар» проекты кысаларында, «Китаплар яңгыры» дигән китапханә пазлы чарасы уздырды. Катнашучылар ике командага бүленеп, китапханәче белән берлектә чит ил һәм совет язучылары Х. К. Андерсен, Бертуган Гриммнар, Ш. Перро, А. С. Пушкин, Л. Н. Толстой һ.б.ларның әкиятләре буйлап танып белү сәяхәтенә юл тотты. Балалар өчен «Геройны таны», «Канатлы гыйбарәләр», «Аерманы тап» дигән берничә турдан торган уен-викторина үткәрелде. Укучылар күңелле ярыш, тапкырлык, үткен акыл һәм хезмәттәшлек рухына кереп чумды. Бер биремнән икенчесенә күчеп, балалар бик күп һәм яңа мәгълүмат белде, командада эшләргә өйрәнде, логик фикерләүләрен эшкә җикте һәм биремнәрне чишүдә иҗади якын килде. |