«Пушкин белән тарантаста» шигъри сәфәр (12+)
26
Март 2024
Сишәмбе
25 һәм 26 март көннәрендә 10 нчы санлы китапханә, Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, мәктәп укучыларын быел тууына 225 ел булуы бәйрәм ителүче Александр Сергеевич Пушкин иҗатына багышланган шигъри сәфәргә чакырды. Чарада катнашучылар Пушкин шигъриятенең тылсымлы дөньясына юл тотты. Сәяхәт барышында теләге булган һәркем Александр Сергеевичның үзләре яраткан шигырьләреннән юлларны искә төшерә һәм укый алды.
|