«Китап – ул дус, китап – ул хәзинә, китап – балаларның иң яхшы дусты» әдәби-танып белү программасы (6+)

25 март көнне, Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгында, 13 нче санлы китапханә хезмәткәрләре китаплар турында кызыклы әдәби-танып белү программасы оештырды. Катнашучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, «Китапның туган көне» кайсы елдан бирле бәйрәм ителүе турында белде. Балалар «Яраткан китап – яраткан мультфильм» викторинасында катнашты. Программа барышында балалар китап бәйрәме уңаеннан килгән «Котлау телеграммалары»ның кайсы китап герое җибәрүен белде, «Әкият хайваннары» дигән кызыклы викторина сорауларына җавап бирде. Яраткан әкиятләрне искә төшерделәр, әдәби геройларда кунакта булдылар. Чара азагында укучылар «Том и Джери», «Тошка и компания», «Мир техники для детей» кебек балалар журналлары белән танышты.

вымпвымывмывмв
13ф. 25.03 книга 2
13ф. 25.03. книга 1
13ф. 25.03 книга

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: