«Шигырьләрдә яшәүче матурлык» китап күргәзмәсе янында әңгәмә (12+)

Безнең тормышны шигърияттән башка күзалдында да китерүе авыр… Рифма белән коралланган фикер үткенрәк һәм көчлерәк була. Ул туп-туры үз ноктасына – йөрәкләргә үтеп керә һәм күңелне уята. 
21 март көнне 23 нче санлы китапханәдә Бөтендөнья Шигърият көне кысаларында «Шигырьләрдә яшәүче матурлык» дигән китап күргәзмәсе янында әңгәмә уздырылды.
Көн дәвамында укучыларыбыз яраткан шигырьләрен укыды, кеше һәм җәмгыять тормышында шигъриятнең роле турында сөйләште; төрле чорда яшәгән күренекле шагыйрьләрнең иҗатын искә төшерде. 

йццйцк
23ф. Беседа у книжной выставки Красота, живущая в стихах (2)
Беседа у книжной выставки Красота, живущая в стихах (2)
Беседа у книжной выставки Красота, живущая в стихах

Күргәзмәдә татар һәм рус әдәбияты классикларының, шәһәребез язучылары һәм хәзерге заман язучыларының китаплары тәкъдим ителде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: