«Гаилә көймәсе» танып белү сәгате (12+)

20 март көнне 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәге өлкән сыйныф укучылары өчен «Гаилә көймәсе» дигән танып белү сәгате уздырды. Чара барышында алар хәзерге заман гаилә кыйммәтләре турында кызыклы фактларны белде. Балалар үз гаиләләрендәге төп гореф-гадәтләр белән уртаклашты, гаиләдә дуслык, мәхәббәт һәм үзара хөрмәт хакимлек итсен өчен нәрсә кирәклеге турында уйланды. Катнашучыларны ата-аналар һәм балалар арасында үзара мөнәсәбәтләр турында бәян итүче Нарине Абгарянның «Манюня», «Люди, которые всегда со мной», Динә Сабитованың «Где нет зимы», Людмила Улицкаяның «Медея и её дети», Юрий Яковлевның «Мальчик с коньками» китаплары белән таныштырдылар. Чара азагында «Минем өчен гаилә – ул…» уены уздырдылар.

Поделиться: