«Ялкын» журналына сәяхәт» журнал сәгате (12+)

2024 елның март аенда «Ялкын» яшьләр журналына 100 яшь тула. Әлеге күркәм вакыйга уңаеннан 20 март көнне 23 нче санлы китапханәдә «Ялкын» журналына сәяхәт» дигән журнал сәгате узачак. 
Китапханә хезмәткәрләре чарада катнашучыларны «Ялкын» журналының тарихы, аны беренче тапкыр дөньяга чыгаручылар белән таныштырды; аның бүлекләре һәм журнал редакциясе уздыра торган яңа бәйгеләр турында сөйләде. 
Балалар кызыклы мәкаләләрне тыңлады, «Син аралашучан кешеме?» тесты сорауларына җавап бирде, журнал битләрендәге сканвордларны чиште.
Китапханәче әдәби-журнал күргәзмәсе тәкъдим итте, төрле чыгарылыштагы кызыклы сәхифәләр һәм мәкаләләргә күзәтү ясады. 

rfghregdfgs
23ф. Час журнала Путешествие в журнал Ялкын (2)
23ф. Час журнала Путешествие в журнал Ялкын……
23ф. Час журнала Путешествие в журнал Ялкын…..
23ф. Час журнала Путешествие в журнал Ялкын….
23ф. Час журнала Путешествие в журнал Ялкын..
23ф. Час журнала Путешествие в журнал Ялкын

Яшь укучыларга аеруча «Тәҗрибә» сәхифәсе ошады, анда яшьтәшләр, укытучылар, әти-әниләр белән ничек дөрес аралашырга икәнен язалар; үз фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтеп бирә белергә өйрәтәләр. 
Чарада катнашучылар «Ялкын» журналының бай тарихка ия булуына, кызыклы маҗаралар белән тулып торуына, ял сәгатьләрендә уку өчен бик яхшы журнал булуына тагын бер тапкыр инанды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: