«Дөньяның борынгы китапханәләре» виртуаль экскурсия (12+)

20 март көнне 6 нчы санлы китапханәдә укучылар өчен җир йөзендәге иң борынгы һәм кызыклы китапханәләр турында мавыктыргыч виртуаль экскурсия узды. Хәзерге заман китапханәсе – әһәмиятле мәдәният һәм мәгълүмат үзәге, әмма элекке чорларда да китапханәләргә зур игътибар бирелгән. Китапханәләр беренче төпләнгән китаплар барлыкка килгәнче үк булган, һәм балчык плитәләр һәм мөһим мәгълүматлар белән төргәкләрне саклаган. Элек-электән китапханәләрне, белем биналарын төзүгә архитекторлар аерым бер дулкынлану белән караган. 
Шуңа да гаҗәп түгел, бүгенге көндә аларның күбесе шәһәрләрнең төп күренекле урыннары исемлегенә керә. 

Поделиться: