«Россиянең алтын боҗрасы – гаҗәеп мәдәният төбәге» телдән журнал (12+)

20 март көнне 5 нче санлы китапханәдә балалар өчен, «Россия шәһәрләре: серләр, маршрутлар, тарих» программасы кысаларында, «Россиянең алтын боҗрасы – гаҗәеп мәдәният төбәге» дигән телдән журнал үтте. Тарихи биналар, Россиянең борынгы чиркәүләре, кирмәннәр, төрле стильдәге һәм юнәлештәге архитектура – болар сөйләрлек нәрсәләрнең бер өлеше генә. Телдән журнал битләрен ачып, балалар виртуаль сәяхәт кылды һәм төрле шәһәрләрдә булды, чын осталар – архитекторлар, төзүчеләр, рәссамнар һәм кәсепчеләр үткән юллардан узды. 

опоплап78
IMG_7524
IMG_7526
IMG_7527
IMG_7537
IMG_7539
IMG_7545
IMG_7552

Чарада катнашучылар «Алтын боҗра» туристлар маршруты барлыкка килү тарихы, Сергиев Посад, Переславль Залесский, Бөек Ростов, Ярославль, Кострома, Иваново, Суздаль һәм Владимир шәһәрләренең архитектура һәйкәлләре, төп күренекле урыннары, теге яки бу каланы данлыклы иткән танылган шәхесләр һәм халык кәсепләре белән танышты. Телдән журналның һәр бите әлеге шәһәрләрнең тарихын, үзенчәлеген, колоритын, мәдәниятен ачып салды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: