«Интеллектуаль көрәш» квиз (18+)
19
Март 2024
Сишәмбе
19 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Интеллектуаль көрәш» дигән квиз үтте. Ул «Мәдәният», «Табигать һәм география», «Көй-моң безне берләштерде», «Картиналар галереясы», һәм шулай ук «Кинолы уен» дигән биш тематик турдан торды. Катнашучылар узара көч сынашты: кем күбрәк дөрес җавап бирде, шул иң күп балл җыйды. Һәр этапны үтү барышында уенчылар үз белемнәрен тикшереп кенә карамады, ә үзләре өчен күп кенә яңа мәгълүмат та алды. |