«Яхшы шигырьләр иле» (Е.Степанова юбилее уңаеннан) сәнгатьле уку бәйгесе (6+)

21 мартта Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә. Бу шагыйрьләргә хөрмәт күрсәтергә, шигъри укулар гореф-гадәтләрен торгызырга, укуга кызыксынуны арттырырга һәм шигъриятнең хисләр белән уртаклашу өчен барлыкка килүен аңларга бер сәбәп. 
Бөтендөнья шигърият көнен 13 нче санлы китапханәнең Укырга, рәсем ясарга, кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар клубында да билгеләп үтәргә булдылар. Бу уңайдан быел 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Чаллы шагыйрәсе Елена Степанова шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе уздырылды. Елена Степанова – күп бәйгеләр җиңүчесе. 2013 елдан ул «Мурзилка» журналының даими авторы.
Елена Степанова шигырьләрен төрле темаларга яза: автор бик теләп хайваннар, табигать күренешләре, бала шатлыклары һәм бәйрәмнәр һ.б. лар турында иҗат итә. 

13 ф. 18.03.2024 конкурс Страна добрых стихов 1
13 ф. 18.03.2024 конкурс Страна добрых стихов 2
13 ф. 18.03.2024 конкурс Страна добрых стихов 3
13 ф. 18.03.2024 конкурс Страна добрых стихов 4

Балалар «Про цветник» «Что не знает мама», «Рецепт отличного выходного дня», «Так держать!», «Для чего нам в доме кресло», «Чем пахнет праздник», «Забытый рецепт» кебек шигырьләрне сайлап алды.
Укуда сәнгатьлелек, артистлык, сүз басымнарының дөрес әйтелешенә бәя бирелде. Балалар яхшы укуларын күрсәтте. Жюри беренче урынны бер катнашучыга бирде, өч кеше 2 нче урынны һәм ике кеше 3 нче урынны алды. Барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: