«Уңыш китерүче курчак» мастер-классы (6+)
19
Март 2024
Сишәмбе
15 март көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә саклаучы курчак – бүләк ясау буенча «Уңыш китерүче курчак» дигән мастер-класс үтте. Балалар саклаучы талисманнарның тарихы һәм төрле мәдәниятләрдәге мәгънәсе, шулай ук автор курчакларын ясау техникасы белән танышты. Курчакларны ясау өчен балалар эш материаллары алды: тукыма, җепләр һәм төрле төстәге тасмалар. Мастер-класста катнашучылар иҗади сәләтен күрсәтте һәм илһам алды, аларның һәрберсе, матур саклаучы курчаклар ясап, үз идеяләрен тормышка ашыра алды. |