«Һәм алар барысы да төрле» китаплардан ассорти (6+)
13
Март 2024
Чәршәмбе
13 март көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә галим, язучы, хайваннар турында фәнни-популяр китаплар авторы Игорь Акимушкинның 95 ел тулуына багышланган «Һәм алар барысы да төрле» исеме астында китаплардан ассорти узды. Балалар язучының табигатьне өйрәнү һәм аның турында китаплар язу белән тыгыз бәйләнгән тормыш юлы белән танышты, шуннан соң бик теләп Акимушкин хикәяләреннән өзекләрне укыдылар. Балаларны хайваннар һәм кошларның архитектура сәләтләре турында кызыклы фактлар белән «Хайваннарның гаҗәеп оялары» дигән видеоролик бик кызыксындырды. Чара «У кого язык длиннее тела» хикәясен укыганның видеоязмасын карау белән тәмамланды. |