«Ушинскийны укыйбыз» кычкырып укулар (0+)

13 март көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны кычкырып укуларга чакырды. Бу юлы алар күркәм балалар язучысы һәм бөек рус педагогы Константин Дмитриевич Ушинскийга багышланды. 

Балаларның Ушинский белән танышуы аның биографиясендәге кызыклы фактлардан башланды. Мәсәлән, яшь китап сөючеләр Константин Дмитриевичның Россиядә беренче башлангыч белем алу өчен дәреслекләр, барлык балаларга да аңлаешлы китапларны – «Родное слово» һәм «Детский мир» дигән күренекле әсәрләрне язу һәм нәшер итүе турында белде. 

неоеноноопон
10ф. Громкое чтение «Читаем Ушинского». КВ
10ф. Громкое чтение «Читаем Ушинского». Читаем книгу
10ф. Громкое чтение «Читаем Ушинского». Участники мероприятия

Язучы белән танышу аның хикәяләренең берсе белән дәвам итте. Балалар авторның «Слепая лошадь» әсәрен тыңлады, шуннан соң аның буенча фикер алышу узды. Хикәядән балалар авыр минутларда үзеңә ярдәм иткәннәрне беркайчан да онытырга һәм аларга хыянәт итәргә ярамавы, үз сүзеңдә тора белергә кирәклеге турында аңлады. Китапханәче язучы белән бергә балаларга яхшылыкка яхшылык белән түләргә кирәк дигән фикерне җиткерергә тырышты. 
Чара азагында яшь китап сөючеләр язучының китапханәдә булган китаплары белән танышты. 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: