«Театр – кеше күңеленә юл салучы сәнгать» театр артисты белән очрашу (12+)
12 март көнне 12 нче санлы китапханә хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен «Театр – кеше күңеленә юл салучы сәнгать» дигән исем астында Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Чулпан Арсланова белән очрашу уздырды. Артист башкаруындагы җырлар һәм пародияләр, аның осталыгы балаларда соклану хисе уятты. Очрашу азагында артист үсеп килүче буынга үз теләкләрен җиткерде. Укучылар театр сәнгате турында бик күп яңа мәгълүматлар һәм очрашудан зур канәгатьлек алды. Чулпан Арсланова, театрда күпсанлы матур образлар тудырып, театр сәнгатенә үзеннән зур өлеш кертә. Ул театрның барлык чараларында һәм гомумшәһәр программаларында актив катнаша. |