«Извилиум» квиз уены (12+)

12 март көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре өлкән сыйныф укучылары өчен «Извилиум» исеме астында квиз уздырды. Әлеге уен формасы замана белән бергә атларга тырышучы яшьләр арасында бик популяр.
Уен барышында балалар, ике командага бүленеп, җитезлекләрен, тапкырлыкларын, белемлелекләрен, үзенчәлекле фикерләү сәләтен, һәм әлбәттә, җиңүгә омтылышларын күрсәтте. Катнашучыларга төрле белем өлкәләреннән бишәр сораудан торган 8 раундны узарга тәкъдим ителде һәм шуның барышында җиңүче команда ачыкланды.

кнкнкнкнкн
1d981ae0-3821-4d81-a6c9-d4703e0a0df6
2f80b49f-321d-450f-a702-24ced20c30e2
48df238a-1fd0-441b-9443-0c1082327c66
94f5d792-c159-4384-9323-a2fa753c74fc
eacea714-b9da-4ea9-87f9-e4ce726f3d72

Уенда катнашучылар интеллектуаль ярышның яңа форматын бик ошатты, бик күп уңай тәэсирләр, күтәренке кәеф, һәм шулай ук яңа белемнәр алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: