«Мырауҗаннарыгызны саклагыз» танып-белү сәгате (12+)

7 мартта 23 нче санлы китапханәдә Песиләр көне кысаларында «Экокалендарь» программасы буенча чара узды. Чара барышында балалар йорт мәчесенең килеп чыгу тарихы, ни өчен борынгы заманнарда песиләрне тылсым көченә ия дип уйлаулары, мисырлыларның аларны изге хайваннар дип санаулары һәм аның ничек итеп яраткан йорт хайванына әйләнүе турында белде. Китапханәчеләр мәчеләрнең гадәтләре һәм үз-үзләрен тотышлары турында җентекләп сөйләде; Россиянең Кызыл китабына кайсы песиләрнең кертелгәнен күрсәтте. Балалар «Синең йомшак дустың» викторинасында актив катнашты, мәченең кыргый туганнары турында табышмаклар чиште, ике өлештән дөрес итеп мәкаль-әйтемнәрне җыйды, мотивлары буенча мультфильмнар төшерелгән әдәби әсәр геройларын искә төшерде.

омггагаеванш
23ф. Познавательный час Берегите своих Мур-мурок
23ф. Познавательнфй час Берегите своих Мур-мурок..
23ф. Познавательнфй час Берегите своих Мур-мурок….
23ф. Познавательнфй час Берегите своих Мур-мурок……..

Чарага иллюстратив-китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда песиләр турында хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр һәм өендә әлеге йорт хайванын асраучылар өчен киңәшләрдән торган китаплар тәкъдим ителде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: