«Чәчәкләр вальсы» иҗади остаханә (0+)

Иң назлы, күркәм һәм ямьле бәйрәм – 8 Март якынлаша. «Әниләр бәйрәме» – балалар Халыкара хатын-кызлар көнен шулай атый. Үз хисләреңне ныграк күрсәтү өчен, әниләргә бүләкне үз кулларың белән ясарга кирәк. Ул күңел җылысы кушып ясалган көтелмәгән бүләк булачак. Бәйрәм якынлашканда 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Чәчәкләр вальсы» дигән иҗади остаханә уздырды.

шпшпшпшп
20240307_094046
20240307_095112
20240307_095132
20240307_100613
20240307_101143

Чара вакытында балалар «тере» таҗлар белән тылсымлы яз лалә чәчәкләре әзерләде. Нәни кунаклар мавыгып һәм пөхтә итеп аппликация ясады. Үз кулларың белән ясалган открытка – яраткан әниләр өчен яхшы бүләк, чөнки ул үзендә мәхәббәт һәм җылылык саклый. Балаларның матур һәм онытылмас открыткалары, әлбәттә, әниләренә бик ошаячак һәм аларга яхшы хис-кичерешләр бүләк итәчәк!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: