«Әниемә үз кулларым белән ясалган бүләгем» мастер-классы (0+)
7
Март 2024
Пәнҗешәмбе
6 март көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә «Әниемә үз кулларым белән ясалган бүләгем» дигән мастер-класс үтте. Ел саен ямьле, күркәм, илһам өләшүче бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март бәйрәм ителә. Россиядә бу көнне барлык хатын-кызларны: әниләр, хатыннар, кызлар, апа-сеңелләр, сөйгән парлар, хезмәттәшләр һәм сыйныфташларны котлыйлар. Балалар үз куллары белән яраткан һәм кадерле кешеләренә көтелмәгән бүләк әзерләде. Матур, якты төсләрдән торган чәчәкләр белән тулы тылсымлы кәрҗин, әлбәттә инде, 8 Мартка менә дигән бүләк булачак. |