«Татар җыры патшабикәсе: Әлфия Авзалова» музыкаль сәгате (18+)
7
Март 2024
Пәнҗешәмбе
6 мартта 24 нче санлы китапханәдә, «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре» проекты кысаларында, «Татар җыры патшабикәсе: Әлфия Авзалова» дигән музыкаль сәгать узды. РСФСРның атказанган артисты, Татар АССРның халык артисты – Әлфия Авзалованың исеме татар җырларын сөюче һәркемгә таныш. Ул халык җырларын иң оста башкаручыларның берсе. Очрашу Роберт Батулла төзегән «Әлфия Авзалова. Истәлекләр. Әңгәмәләр, мәкаләләр» китабы буенча үтте. Тыңлаучылар аның биографиясеннән кызыклы фактларны белде, сирәк архив фотолары тупланмасы белән танышты. Катнашучылар танылган җырчы белән очрашулары турында сөйләде, җырчының чыгышлары видеоязмаларын карады һәм аңа кушылып җырлады.
|