«Эх, гүзәл хатын-кыз!» бәйрәм кичәсе (18+)
7
Март 2024
Пәнҗешәмбе
6 март көнне 5 нче санлы китапханәдә «Яхшы күршеләр» клубы кысаларында көмеш яшьтәге кешеләр өчен «Эх, гүзәл хатын-кыз!» дигән бәйрәм кичәсе узды. 8 март якынлашканда катнашучылар өчен очрашырга, ял итәргә, аралашырга, яраткан әйберләре турында сөйләшергә, хатын-кыз серләре һәм хәйләләре белән уртаклашырга уникаль мөмкинлек туды. Китапханә кунаклары бәйгеләрдә катнашты, бүләкләр алды, үз сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтте. Нәфис затлар бу бәйрәмдә гадәти булмаган язгы букет алды, ул шигырьләрдән, җырлардан һәм котлау сүзләреннән торды. Бәйге программасы, әзерләнгән шаян тамашалар, җылы һәм дустанә рухта чәй эчү кичәне онытылмас мизгелләр һәм яхшы хис-кичерешләр белән тулыландырды. |