«Яз килә, язга юл бирегез!» әдәби-музыкаль композиция (18+)
6
Март 2024
Чәршәмбе
6 март көнне шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре пансионатта ял итүчеләр янына килде. Очрашу язга, шулай ук якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды. Ветераннар өчен тарихи биюләр буенча мастер-класс уздырылды, аннан соң катнашучылар бик теләп XIX гасырның «Триоле» биюен һәм рус кадрилен биеде.
|